.RU

Тукай һәр татар йөрәгендә яши - 70 яшь тулуга багышланган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция материаллары Казан 2011



Тукай һәр татар йөрәгендә яши


Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә.

(Р. Харис)


Һәр халыкның, һәр милләтнең кешегә күрсәтерлек, мактанырлык шәхесләре була. Андыйлар безнең татар халкында да аз түгел, әлбәттә. Әмма аларның да әйдәп баручысы, юл күрсәтүчесе, үрнәге, эталоны булырга тиеш. Укытучының да укытучысы була бит, үрнәк булырлыкның да үрнәге булырга тиеш. Мондый сорауны бирсәң, үзен татар дип санаган һәр кеше, һичшиксез, Тукайны күз алдына китерер, минемчә. Әйе, Тукай – татар әдипләренә генә түгел, бөтен дөнья язучыларына эталон булып торырлык бөек шәхес ул. Чирек гасыр чамасы гына яшәсә дә, мең еллык ялкын калдырган шагыйрь, тәнкыйтьче, сатирик...

Чирек гасырлык гомере эчендә утны-суны кичкән, кеше башына килә алган бөтен бәлаләрне күргән, ятимлек, ачлык, ялангачлык, үгилек, авыру ачысын татыган, дошман, хыянәтчеләрне күргән, мәхәббәт ялкынында да янган язучы үзеннән соң киләчәк милләткә күпме мирас, хәзинә дә калдырырга өлгергән.

Р. Харис сүзләренчә, һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемдер соклана, кемдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә. Милли мәдәниятнең кайсы гына өлкәсен алсаң да, моңа дәлил табып була. Рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, опера, балет, театр, әдәбиятның проза, драматургия һәм, ниһаять, шигърияте...

Әйе, бугенге шигърияткә күз салсак кына да, ничә авторны атый алабыз: Мөдәррис Әгъләмов “Тукайдан хатлар”, Ренат Харис “Тукайның мәхәббәт төшләре”, Эльмира Шәрифуллина “Без – Тукайлы”, Илдар Юзеев “Очты дөнья читлегеннән”, Әхсән Баян “Каракош” һ. б. Һәр авторның үз Тукае. Ренат Харисныкы да үзенә бер төрле. Әсәрнең исеменнән күренгәнчә, (“Тукайның мәхәббәт төшләре”), әсәр бик хыялый, романтик рухта язылган булырга тиеш. Дөрестән дә, Тукай – романтик, мәхәббәт утында янучы яшь шагыйрь. Прологтан ук авторның Тукайга карата мөнәсәбәтен күренә.

Тукайны шагыйрь буларак кабул итмәгән кеше юктыр инде ул, ә Ренат Харис өчен Тукай әле фәрештә (изге зат) һәм юламан (үрнәк, юл күрсәтүче) дә булып тора икән. Әсәрдә Тукай 22 яшьтә, шулай булса да, гомер йөге “йөз яшәгән картларныкы”. 22 яшьтә кешегә Газраил “хәбәр бирсен” әле! Хәзер мин үзем 22 яшьтә, һәм бу миңа, җиңел итеп әйткәндә, әзрәк кенә куркыныч булып тоела. Дөрес, әлегә ул шагыйрьнең төшенә генә керә, ләкин шагыйрь үзе дә гомеренең озак калмаганын сизенеп яши.

Әсәрдә катнашучылардан Тукайдан кала тагын Фатих Әмирхан, Зәйтүнә, Газраил һәм Тукайның үз Шүрәлесен атый алабыз. Гомумән алганда, поэма романтик рухта язылган. Җиде бүлекне үз эченә алган әсәр бик җинел, бер сулышта укыла. Һәр бүлекнең башында автор мөнәсәбәте чагылган юллар урын алган, алга таба без Тукайның кайчак якты, хыялый, кайчакта шомлы, борчулы төшләре белән танышабыз.

Фәрештә – Газраил белән Тукай арасында һәрчак бәхәс бара. Фәрештә Шүрәлегә дә, Зәйтүнәгә дә каршы чыга, үзен һәрвакыт Тукайның исенә төшереп тора, онытылырга, хискә бирелергә ирек бирми. Шагыйрь Шүрәле белән балачагына кайтырга тели, ләкин Газраил, кытыклап үтерәчәк, дип, каршы төшә. Әмма, үзе Тукайның балачагын кире кайтара, чөнки, аның сүзләренчә, вакыт кирегә ага алмый.

Икенче бер төш вакытында инде Зәйтүнә Газраилгә каршы төшә. Тукай мәхәббәт утында яна, ләкин акылы хисләренә ирек бирми. Тукай белән Зәйтүнә арасындагы пәрдә ахыргача саклана, аны Тукай үз теләге белән калдыра, алып атарга теләми. Кемдер аңлый, кемдер юк. Ни генә булмасын, шагыйрьнең сөйгәнен тагын да катырак утка саласы килми, әлеге юл белән аерылуны кулайрак күрә.

Әсәр бөек шагыйрьне романтик итеп ача, фәлсәфи уйлануларга этәрә. Автор укучыларның күңеленә бик үк ятып бетмәгән сәясәт, дошманлык мәсьәләләрен, милли проблемаларны артык күтәрми. Бу – Ренат Харис Тукае.

Башка авторларның да үз Тукайлары. Уртак яклары да күп, әмма шул ук вакытта үзенчәлекләре дә җитәрлек. Аларның барысын да карап, тикшереп чыгып булыр иде, әлбәттә, әмма бу – күп вакыт һәм тырышлык таләп итә торган эш.

Бер мәкаләгә генә сыйдыру мөмкин дә түгел, минемчә. Шуңа да бу эш курс эше яки башка берәр фәнни эш язучыларга калсын. Тукай турында мәңге сөйләргә була, бигрәк тә аның образын үзләренең әсәрләрендә һәрдаим яктыртып, чагылдырып торган олпат язучы, шагыйрьләребез булганда...


Алия Гыйззәтуллина,

Фәнни җитәкче: филол.ф.к.,

доц. Ф.Ф.Хәсәнова


“^ Минем дә бар үз Тукаем”


Һәрбер кеше дөньяны үзенчә таный, үзенчә күрә. Һәрбер кеше икенче кешене үзенчә кабул итә. Р.Харис, Э.Шәрифуллина, Ә.Баян, И.Юзеев, Р.Батуллалар бер үк шәхес – Тукай образын тудырырга алынганнар. Төрле кеше Тукайны үзенчә кабул итә. Һәрберсенең әсәрендә Тукай образы төрлечә килеп баса.

Иң беренче итеп, Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” әсәренә күз салыйк. Әсәр жанры буенча – драматик поэма. Ул искиткеч матур тел белән язылган. “Һәрбер кешенең күңелендә үз Тукае яши”, - дип, кереш өлеш белән башлап җибәрә Р.Харис. Лирик герой Тукайның төшләрен тасвирлый. Тукай төшендә Газраилне күрә һәм курай уйный. Төштә боларны күрү – үлем-җитемгә. Тукай Газраил белән сөйләшә. Шагыйрь аңа “Артык иртә килмәдеңме?”, - ди. Газраил аңа болай дип җаваплый:


Тәнең өчен, бәлки, иртәдер,

җаның өчен иртә түгел –

башың яшь булса да,

гомер йөгең

йөз яшәгән картларныкы...


Монда без Газраилнең Тукайны бәяләвен, олылавын күрәбез. Ул Тукайны “әлегә төшләреңә генә керәм”, - дип юатып куя.

Алга таба Фатих белән Тукайның эш бүлмәсе тасвирлана. Шунда Зәйтүнә белән иптәш кызы килә. Кыз шагыйрьгә битараф түгел. Әмма Тукай үз гомеренең кыска булачагын сизенә. Зәйтүнәне өметләндереп йөрмәскә уйлый. Бергә була калсак, яшь кызны әрәм итәрмен, дип уйлый.

Тукай яңадан төш күрә. Анда аның үз герое – Шүрәле дә бар. Тукай үзенең туган-үскән җирләрен сагына, сагышлана. Бу җирдә Зәйтүнәләр килә. Кыз чын күңеленнән: “Нигә ул миннән кача?” – дип аптырый. Әмма без монда Тукай хатын-кыздан курка икән, дип әйтә алмыйбыз. Ул Зәйтүнәне бик каты ярата. Шул яратуы аркасында сөйгән ярын бәхетсез итәсе килми. Минемчә, чын мәхәббәт нәкъ шундый була да инде. Әгәр бер кешенең синең белән бәхетле булмаячагын белсәң, үз-үзеңне тыеп, аны тотып тормаска кирәк. Башка кеше аны бәхетле итсен. Әйе, алар, бәлки, бәхетле дә булырлар иде. Әмма Тукай, үзе үлгәч, Зәйтүнәнең хис-кичерешләрен, йөрәген ничек яралаячагын алдан күреп, сизеп тора:


Бәхетсез итүдән куркам

Гүзәллек фәрештәсен.


Бу әсәрдә төп тема – Тукайның мәхәббәте. Аның фаҗигале мәхәббәте, дияр идем. Тукай образы – романтик образ. Газраил белән Зәйтүнә бәхәскә керә. Тукай бу тарткалашуны болай дип чишә:

Икегез дә аңлаешлы,

Икегез дә катлаулы.

Ләкин мәңгелек тынлыктан

Кыйммәт сөю шартлавы...


Тукай Зәйтүнәне озатырга килә. Әмма үзе кызга күренми. Зәйтүнә өзгәләнә. Ахырдан Тукай әйтә:

Мин ул китәм,

Син - каласың...

Яшә, Зәйтүнәм,

Яшә.

Яшә, фәрештәм,

Яшә!..


Юк, Тукай бәхетсез түгел, минемчә. Ул бит барыбер яраткан, яратылган. Аны бит хәтта Газраил дә хөрмәт итә.

Ә.Баянның “Каракош” әсәрендә инде Тукай образы икенче төрлерәк итеп бирелгән. Шул ук геройлар катнаша, дип әйтеп була. Әмма Тукайның үз исеме бирелми, бары Шагыйрь дип кенә бирелә. Зәйтүнәне дә ул, яратып, “Зиләйлүк” дип йөртә. Бу әсәрдә Тукай трагик шәхес итеп сурәтләнә. Биредә төрле вакыйгалар урын ала: сәясәт тә, мәхәббәт тә бар монда. Тукай образы бу әсәрдә ничектер кыюрак. Ул Мәфтуханы коткарырга ярдәм итә. “Хатын-кызны коткару савап”, - ди. Зәйтүнә белән мөнәсәбәтендә дә ул көчлерәк. “Шәрык клубы”нда кичә тәмамланганнан соң (“Шәрык клубы” Р.Хариста да бар), ул Зәйтүнәне озатып кайтырга уйлый. Әмма кичәне куып тараталар. Ике арада чабышып, яшьләр бер-берсен югалта.

Әсәрдә шагыйрь белән янәшә баручы, аның турында, янәсе, китап язарга теләүче – Бикчура образы да бар. Шагыйрь аны бичура, ди. Бу инде аның алдан сизгәнлеген аңлата. Әсәр ахырында Бикчураның хыянәтче икәнлеге ачыклана. Ул әйтә:


Ике башлы бөркет: “Эзәрләдем!” – диде.

Ә мин – аның булдым күзе һәм колагы.


Мин бу образны Р.Харис әсәрендәге Газраил белән чагыштырыр идем. Әлбәттә, Бикчура шагыйрьне үтерми, әмма аңа хыянәт итә. Һәр адымын тикшереп, кирәкле җиргә әйтеп бара. Әсәр ахырында Бикчура үз-үзенә җәза ясый. Ул Тукай хәтле олы шәхесне тикшереп йөрүе белән хурлана, күрәсең.

Әсәрнең исеме итеп алынган “Каракош” та, әсәрнең буеннан буена шагыйрьне эзәрлекләгән кара кош образы да символик мәгънәгә ия. Беренчедән, ул патша хөкүмәте (ике башлы бөркет), икенчедән, Тукайны гомер буена озата килүче – кара язмышы, дип уйлыйм.

Тукай турында әсәрдә Камал әйткән сүзләр кызыклы. Шагыйрь янына тәкъдим белән бер ханым килә. Әмма Тукай аннан баш тарта. Шунда Камал үз фикерен әйтә:


Горурлык бар синдә, бар эрелек,

Затлылык бар синдә, бар кирелек.

Ташып торган һәр дүртесе –

Өчебезгә бүлеп бирерлек.


Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Тукай әсәрдә берничә мәртәбә үз-үзе белән көрәшә. Беренчесе, Зиләйлүк белән мөнәсәбәтендә. Ул аның белән булырга бик тели. Әмма пароходта аның ниндидер егетләр белән сөйләшеп торуын күрә дә, кире чигенә. Икенчесе, аның кара язмышы белән бәйле. “Бөркет ялгыш кына кунгандыр ул”, - дип өметләнә Тукай. Ләкин фаҗига барыбер була, ул үлә. Чынлап та, Тукай горур, затлы, әмма шул ук вакытта кире дә. Бу кирелекне дә тискәре сыйфат итеп кабул итеп булмый. Үлгәннән соң, шагыйрь теге дөньяда әнисе белән очраша. Бу инде Тукайның андагы тормышы әнисе янында булыр, бала чакта, яшьлегендә ана назы күрмәгән ятим шагыйрьнең күңеле тынычланыр, дигән өмет кабыза.

Ә.Баян монда төрле-төрле вакыйгаларны сурәтли. Тукайның бала чагын, әнисе янына Саснага күчеп килүен, әнисенең үлеме, Җаектагы, Казандагы тормышы, Петербургка баруы һ.б. Шушы кыска гына гомерендә, чегән кызы юравынча, юллары бик күп була аның.

Без әле монда Тукай образын чагылдырган әсәрләрнең икесен дә генә карадык. Язучылар, шагыйрьләр Тукайны сурәтләүдә төрле яктан якын килгәннәр. Бу шулай булырга тиеш иде дә инде. Бер үк төрле сюжетлы, бер үк төрле образны чагылдырган әсәрне укып тору кызык та булмас иде. Ә болай һәрберсен укып, үзеңә төрле нәтиҗәләр чыгарасың. Һәр әсәрне укыганнан соң, үзеңнең күңелеңдә Тукайны ничек күз алдыңа китерәсең, чагыштырып карыйсың. Әйе, Р.Харис бик дөрес тә әйткән шул: “Һәркемнең күңелендә үз Тукае яши”.


^ «И ЧЕЛОВЕК ВОЗВОДИТ ДОМ…»


А.П. Хузангай, ведущий научный сотрудник Чувашского государственного института гуманитарных наук


Впервые я переступил порог Дома Поэзии Рената Хариса в далеком 1978 году. Я вошел в него через «русские ворота» (то есть при посредстве русского языка). Тогда я еще не знал самого поэта и лично познакомился с ним позже. Когда я говорю д о м п о э з и и, то конечно же, это лишь метафорическое обозначение поэтического мира Рената Харриса (ср. названия его поэтических книг «Войди в дом мой», 1980; «Присядь в очагу моему», 1985).

В свой дом поэт приглашает не только друзей (^ Заходи, милый друг! // Отдохни, не спеши, // не считай остановку изменой дороге.»), но и все живое, саму природу :


Приглашаю к себе домой

я вселенную на постой

Заходите!

Открыты двери

для прибытка и для потери,

для дождей, туманов, снегов.

Всех радушно принять готов!

Для цветов, оскорбленных мздой,

приготовлены банки с водой,

листьям, вынесшим опаданье,

обеспечено состраданье,

будет место в переднем углу

для зари, разогнавшей мглу.

Заходите, люди и звери!

Здесь любому открыты двери –

ветру, туче, хвощу, хрущу.

Только звезды в дом не пущу:

вдруг кому-нибудь на беду

прикарманю его звезду.

(«Приглашение», пер. Вад. Кузнецова)

Вообще, в народном крестьянском понимании – славянском, тюркском>татарском, чувашском, других народов – дом (изба) тат.йорт ( > ата йорты) = чув. çурт есть некая модель космоса. Об этом хорошо писал Сергей Есенин еще в 1918 году: «Изба простолюдина – это символ понятий и отношений к миру, выработанных еще до него его отцами и предками, которые неосязаемый и далекий мир подчинили себе уподоблениями вещей их кротких очагов» («Ключи Марии». Ср. также А.К. Салмин. Семантика дома у чувашей. Чебоксары, 1998).

Свой «Дом» Ренат Харис начал строить уже давно. Показательна в этом отношении композиция его книги «Войди в дом мой» (М.: Молодая гвардия, 1980), состоящая из двух частей: «Дом» с такими разделами как «Заходи», «Картины на стенах», «За столом с белой скатертью, «У окна», и «Корень дома», который образуется двумя чувствами – любовью и гордостью. Конечно, нельзя забывать и о том, что этот Дом - «Поэта дом – страстей и бурь жилище» («Раздумье в Доме-музее Райниса»), где начинается лестница, по которой можно взойти к мечте, счастью и свободе ( «Лестницы»). А вот лирический герой заглядывает в три окна: в одном он видит лик Смерти, в другом – «белую фату невесты молодой» (Свадьба), в третьем – «мальчонку во сне, парящего над грешной землей» («Детство»). Это как бы весь цикл жизни в обратном порядке (Стихотворение «Три окна»). И поэт не может не задумываться о смысле жизни, бренности бытия и других «вечных вопросах»:


^ Редели звезды в вышине,

тускнел в окошках свет,

и нарождалась мысль во мне,

границ которой нет…

(Пер. Вад. Кузнецова)

В свое время много писали о «конкретной философичности» поколения 60-х гг. в татарской поэзии, которое принесло порыв поиска, новую эстетику и новые ритмы, острое переживание мысли. Нечто подобное в те же годы происходило и в литературах других народов Урало-Поволжья. Мудрейший аксакал Сибгат Хаким говорил о поэзии Рената Хариса, как о «органичном сплаве мысли и чувства». То время предъявило свой вызов и поэзия должна была его принять и дать свой достойный ответ. Характеризуя ситуацию 60-х гг. Мустай Карим писал даже о новом взрыве в татарской поэзии (первый: это 20-е гг. – Хади Такташ, Хасан Туфан и др.) Относительно взрывов в культуре см. монографию Ю.М. Лотмана «Культура и взрыв» (// Его же, Семиосфера. СПб.,2000.-С.148.

Ренат Харис принимает свой век:


^ Чей же век – двадцатый век? –

Спросит внук предтечу.

Не колеблясь, «Мой!» - отвечу. –

Мой! – хороший человек!»

(…)

Душу, руки, имя, честь

Моему я отдал веку.

Можно ль больше человеку

На своих плечах пронесть!

(Пер. Вад.Кузнецова)


У Рената Хариса в стихе развертываемый осязаемый, зрительный образ часто приводит к мысли-суждению. Татарская критика даже называла Р.Хариса поэтом-философом, поэтом-мыслителем. Нет ли здесь противоречия? Стыкуется ли философическое умозрение с вольностью поэтического самовыражения? Конечно, поэт не строит абстрактные теории и не пишет философские трактаты, но на берегу моря или где-то еще к нему «приходят мысли о вечности, о тщетности, о смысле, кое-что он запомнил, записал» и теперь хочет предъявить друзьям, недругам, незнакомым людям, детям своим. Это право поэта. Право на свою философию жизни, философию поступка. В обычных бытовых вещах – хлебе, полотенце, узоре, присказках дедушки, запрягающего лошадь – он видит и прочитывает народное мировоззрение, мудрость приятия жизни, «души народной вечное добро».

Мысли у Рената Хариса имеют свой «вкус» и цвет. «Серая, синяя, черная», но «белая мысль – о друзьях…»

Цвет – это важная категория в его поэтике. Вот, например, стихотворение «Утро», выстроенное на контрастах красок или настойчивый повтор о голубизне глаз («Постоянство»). Цвет – не просто краска, а некая одушевленная сущность:


^ Человек идет

и напевает –

распростерла синь свои крыла!

(Пер. Л.Григорьевой)


В «Цветах для мамы» через цветовые эпитеты (белый, алый, голубой, зеленый) выражена вся нежность сыновнего чувства и одновременно воспоминание матери о своей жизни, о ее лучшей поре – юности. Поэт задается вопросом, почему и когда люди не замечают семицветной радуги и видят только белое и черное. Любимым цветом все же остается с и н и й. Также как у Николоза Бараташвили: «Цвет небесный, синий цвет, // Полюбил я с малых лет.// В детстве он мне означал // Синеву иных начал» (Пер. Б.Пастернака).


^ Грозное (синее) море!

Гулкий урман!

Рваный лоскут синевы1

(Пер. Вад. Кузнецова)

Буйство цвета и красок мы по определению видим в поэме «Художник»,* посвященной выдающемуся мастеру-живописцу Николаю Фешину. Эта поэма представляет собой своеобразный триптих, в первой части которой («Обнаженная») чувственно и зримо воспевается красота женщины. Вопрос опять же из рода вечных: будет ли красотой спасен мир? Но для художника, что может быть «глубже, горячее, слаще чувства, когда ты жалкий раб и властелин прекрасного?» Во второй части описывается холст «Бойня». Это не просто убиение быка, это отпечаток времени, когда «одичал человеческий разум, озверел, помутился…», «чад и горечь бойни мировой». «Всю Европу захлестнули войны. Сербия? Германия? Россия?» ** Третья часть это «Обливание» (также холст Н.Фешина), когда живительная влага смывает грязь с этого мира, «усмиряет безумство безрассудных», гасит огонь (мифологема вода vs. огонь встречается часто и в лирических стихотворениях поэта).



Да разве разум может примириться

с гниеньем, смертью, гибелью –

с войной?!

И хлынул дождь,

даруя очищенье,

сверкающий, зеленый, голубой!

Но поэт, художник время от времени должен и покидать свой дом. И тогда он попадает в объятия матери нашей – Природы. Mater natura – natura naturans et naturata. Природосообразность – это тоже лейтмотив поэтики Р.Хариса. Его «глаза пьют небо, он идет в урман со своими любимыми подснежниками, широта кыпчакско-татарской степи (Дешт-и-Кыпчак) манит его, он слышит боль в журчанье ручья, рост молодой травы, каждый листок ему дорог, а «дерево – река, нацеленная в облака!» Мысль поэта бьется над таинством Природы («Загадочен природы лик!»). Тем не менее, поэт верит, что способен выразить все это:


^ И я поверил, что смогу

лёт стрекозы,

грачиный крик

и плеск ромашек на лугу

перевести на свой язык.

(«Переводы», Пер. Вад. Кузнецова)


И, действительно, его глаза вбирают в себя все. Все живое на земле - это наша родня. И мы обязаны в этом со-участвовать. С добром.

Отсюда вытекает следующий шаг мысли. А что человек? Где он, как он и что он в этом мире? И будучи венцом природы, ее высшей ступенью, он часто проигрывает перед лицом ее величия, хотя умно говорит, «парит в розовом море мечты» и т.д. Но птица, конь, тот же подснежник, угорь и другие живые существа мудрее в силу своего естества. Поэт не может не задумываться об определении человека, о его назначении на этой земле.

^ Всегда человек

на что-то похож

с рожденья до смертного вздоха:

на дом, на осину, на лето, на ночь,

на степь, на страну, на эпоху

(Пер. Вад. Кузнецова)

Вот такую необъятную формулу «человека» предлагает нам Ренат Харис. И во многих других стихах мы читаем его размышление о человеке («Сизиф», «Когда человеку не ясно как быть…», «Середина жизни», «Когда опечалится небо…», «Что нужно?» и др.

^ А что нужно человеку?

Чтобы мир заметил его.

(Пер.Вад. Кузнецова.)

И красной нитью через всю поэзию Рената Харриса, как у каждого истинно татарского поэта, проходит чувство любви к родному народу. Родимой земле. Иначе и быть не может.

Стосковался!

По родимой земле,

притянувшей холодное небо погреться, -

Стосковался!

(Пер. Вад.Кузнецова)

вольнолюбивая душа

татарского народа

(Пер. Вад.Кузнецова)


И сил набираюсь у этих священных просторов

(Пер. Л. Григорьевой)


^ Горечь родного ветра

щипает глаза еще.

Отчизна – до каждого метра -

вмещается в сердце еще.

(Пер. Вад. Кузнецова)

Вот эти краеугольные понятия, вокруг которых вращается мысль поэта: «Природа, Человек, Народ». Наверное, это фундаментальные, исходные позиции, от которых проистекает и сама поэзия Рената Хариса. Их можно осмыслить и философски, и этнокультурологически, и как-то по-научному иначе. Если у него и присутствует философия, то это некая диалектика (которую он учил не по Гегелю) душевных состояний. Ренат Харис – прежде всего Поэт. И он должен был пропустить все через свою душу, сердце, но и разум тоже.

… Мы выходим из дома. И опять возвращаемся в него. Я бы хотел особо отметить, что в этом доме, Доме поэзии Рената Хариса я вижу много знакомых лиц: Пушкина, Тютчева, Есенина, Ахматову, Цветаеву и других русских поэтов, чувашей Айги, Хузангая, Семендера, Тургая и еще много-много гостей – добрых, хороших поэтов (которых он переводил). Хозяин дома Ренат-абый привечает всех, он гостеприимен, как и его народ.

Наверное, у каждого поэта есть свой путь, по которому он должен пройти и в то же время есть место – Дом, куда он может возвратиться. Поэт Ренат Харис идет своим путем, Дом он выстроил. В этом Доме висят «картины на стенах», и звучит музыка. В детстве поэт мечтал стать композитором, в его поэзии живет память рисовальщика, и все же он всегда писал стихи.

На его слова созданы оратории, кантаты («Кеше», музыка М.Яруллина, «Татарстан», музыка Б.Мулюкова, «Идел», музыка Р.Яхина и др.), многие стихи стали песнями.

В поэзии Рената Хариса я вижу некий синтез искусств – Слова как такового, живописного Образа и Мелодии музыкальной – и все это в личности одного человека, что не перестает изумлять.


^ И все ж чиста, светла для нас

Картина жизни каждый раз –

(Пер.Л.Блинова)


Книги Р. Хариса цитируются в русском переводе по следующим изданиям:


  1. Войди в дом мой. М.: Молодая гвардия, 1980. –192 С.

  2. Покатился мой клубок. М.: Советский писатель, 1984. –128 С.

  3. Солнцепоклонник. Казань: Татарское книжное издательство, 1993. – 160 С.

Авторлар турында мәгълүмат


  1. Айсина Л.А. Казан, 145 нче лицей. Р.Харис иҗатында чагыштырулар һәм метафоралар.

  2. Әхмәтҗанов А.С. Баулы шәһәре, ТӘҺСИ аспиранты. Ренат Харис шигырьләрендә туган телне, илне саклау проблемалары.

  3. Әхмәтҗанова Г.М. Казан, 52 нче гимназия укытучысы. “Мәхәббәт ул – кояш нуры”.

  4. Әхмәтова Динара. Казан, студент. “Татар кайчан Тукайга сыена?” (Р.Харис һәм Э.Шәрифуллина поэмалары мисалында).

  5. Вәлиева Л.Г. Яр Чаллы, ТӘҺСИ аспиранты. Ренат Харис иҗатында сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләренең бирелеше.

  6. Вильданова Айгөл. Казан, студент. Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре”.

  7. Габдрахманова Г.Н. Киров өлкәсе, Малмыж районы. Тат. Верх. Гоньба авылы укытучысы. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”.

  8. Гайзатуллина Ә.М. Яр Чаллы. 51 нче мәктәп укытучысы. Мәктәптә Р.Харисның тормыш юлын һәм иҗат үзенчәлекләрен өйрәнү.

  9. Гайфиева Г.Р. Казан, филология фәннәре кандидаты. Р.Харис шигъриятендә тормыш, гомер, яшәү турында уйланулар.

  10. Галимуллин Айдар. Казань, студент КФУ. Диалог культур в художественной интерпретации поэмы Кул Гали в балете Р.Хариса и Леонида Любовского “Сказание о Йусуфе”.

  11. Галимуллин Ф.Г. Казан, филология фәннәре докторы, профессор. Дәүләти шәхес һәм иҗатчы.

  12. Галимуллина А.Ф. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. Как построить красивый дом? (Идейно-художественное своеобразие поэмы Р.Хариса “Красивый дом”).

  13. Галимуллина А.Ф. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. Р.Харис и Г.Р.Державин: духовный диалог в контексте времен и культур.

  14. Галимуллина А.Ф. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. Специфика воссоздания образов картин Н.И.Фешина в поэме татарского поэта Р.Хариса “Художник”.

  15. Галиуллин Т.Н. Казан, филология фәннәре докторы, профессор, КФУ. Акыл һәм хис берлеге шагыйре (Р.Хариска 70 яшь).

  16. Галиуллин Т.Н. Казан, филология фәннәре докторы, профессор, КФУ. Ренат Харис поэмаларында дөнья сурәте.

  17. Гатауллина Л.Р. Казань, аспирант. Семантика и прагматика концепта “родной язык” (туган тел) в поэзии Р.Хариса.

  18. Гатауллин Р.К. Казан, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Шагыйрь – замандашлары хозурында.

  19. Гәрәева Г.Ф. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. Халык күңеленә илткән юл.

  20. Гыйззәтуллина Алия. Казан, студент. “Минем дә бар үз Тукаем”.

  21. Гыйззәтуллина Н.Х. Менделеевск. 1 нче мәктәп укытучысы. Татар шигъриятендә “икенче дулкын”: алтмышынчы елгылар һәм Р.Харис.

  22. Җамалиева Л.Ф. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. “Туган илнең улы идем...” (“Идегәй” – дастан һәм поэма герое.

  23. Закирова М.З. Казан, 6 нчы гимназия укытучысы. Р.Харисның “Карлыган сатучы кыз” поэмасын укыгач туган фикерләр.

  24. Зарипова Р.С. Казан, филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИ. Ренат Харис иҗатында Тукай темасы.

  25. Заһидуллина Д.Ф. Казан, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе. Ренат Харис лирикасында образ тудыру үзенчәлекләре: аллегориядән — символга.

  26. Зәйнуллина А.М. Казан. 36 нчы гимназия. Ренат Харис иҗатының үзенчәлекләре.

  27. Җиһангирова Г.Н. Казан, И.В.Әухәдиев ис. Музыка колледжының музыка теориясе бүлеге укытучысы. Грани творческой личности Р.Хариса: музыкально-публицистическая деятельность.

  28. Җиһангирова Г.Н. Казан, И.В.Әухәдиев ис. Музыка колледжының музыка теориясе бүлеге укытучысы. Ренат Харис и татарская музыка.

  29. Кадыйрова Ләйсән. Казан, студент. Хәзерге шигъриятнең Тукае.

  30. Камалиева Р.К. Казан, 6 нчы гимназия укытучысы. Ренат Харис иҗатында рухи-әхлак тәрбиясе проблемалары.

  31. Корбангалиева Алсу. Казан, студент. Тукай – шагыйрь, фәрештә, юламан.

  32. Лотфуллина Айсылу. Казан, студент. Һәркемнең дә була үз Тукае...

  33. Мәүлиева Эльвира. Казан, студент. Р.Харис, М.Әгъләм, Э.Шәрифуллиналар поэмаларында Тукай образы.

  34. Минигулова Эльвира. Казан, студент. Хәзерге шигърияттә Тукай образы.

  35. Мифтахова Гөлнур. Казан, студент. Тукай һәр татар йөрәгендә яши.

  36. Мотыйгуллина Ә.Р. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. “Шагыйрь иңнәрендә ил гаме...” (Әдәбият дәресләрендә Р.Харисның “Чехов базары” поэмасын өйрәнү юллары)

  37. Мотыйгуллина Ландыш. Казан, студент. Р.Харисның “Төрки телләр” шигыре.

  38. Мөслимова К.У., Никитина А.И. Казан, 124 нче мәктәп укытучылары. Р.Харис поэмаларында тематика төрлелеге.

  39. Мөхәммәдиева Гөлназ. Казан, студент. Хәзерге шигърияттә Тукай образы (Ә.Баянның “Каракош” һәм Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” әсәрләре мисалында).

  40. Мулласалихова Г.Г. Саба районы, Шәмәрдән лицее укытучысы. Татар поэзиясе үсешендә Р.Харис иҗатының роле.

  41. Нәҗмиева Миләүшә. Казан, студент. Шагыйрьләр иҗатында Тукай бөеклеге мәсьәләсе.

  42. Нуриев Г.С. Казан, филология фәннәре докторы, профессор. Ренат Харисның “Идегәй” драматик поэмасында ритм камиллеге.

  43. Нурмөхәммәтова Р.С. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. Р.Харис иҗатында матди мәдәният элементлары.

  44. Сабирҗанов Нияз. Казан, студент. Р.Харис – тарихи образлар тудыру остасы.

  45. Сагадуллина Гөлчәчәк. Казан, студент. Хәзерге шигърияттә Тукай образы (Р.Харис һәм И.Юзеев поэмалары мисалында).

  46. Сайфулина Ф.С. Тобол шәһәре, филология фәннәре докторы, профессор. Жанровая особенность поэмы “Чехов базары”.

  47. Сә­ми­гул­ли­на Гөл­наз. КФУ сту­ден­ты. Ха­рис шигъ­ри­я­тен­дә имп­рес­си­о­низм.

  48. Сөләйманова Х.Х. Яр Чаллы шәһәре укытучысы. Р.Харис шигырьләрен – укучыларга.

  49. Фатхлисламова З.К. Тобол шәһәре, аспирант. Жанровая особенность поэмы “Чехов базары”.

  50. ФатыйховаЛ.Г. Казан, 6 нчы гимназия укытучысы. Р.Харисның татар поэзиясен үстерүдәге роле һәм урыны.

  51. Фәттахов И.Ф. Р. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. КФУ. Харис иҗатында милләтара багланышлар

  52. Фәхриева Г.Ф. Р. Харисның “Сабантуй” поэмасы.

  53. Хамаянова Сөмбел. Казан, студент. Р.Харис һәм М.Әгъләм поэмаларындагы Тукай образы.

  54. Харисова М.А. Учащаяся 9 класса гимназии №94. О моём дедушке – поэте Ренате Харисе.

  55. Хасанова Ф.Ф. Казань, кандидат филологических наук, доцент. “Новый фольклор” в произведениях татарского поэта Р.Хариса.

  56. Хасанова Ф.Ф. Казань, кандидат филологических наук, доцент. “Трансформированный миф” в стихах Р.Хариса.

  57. Хасанова Ф.Ф. Казань, кандидат филологических наук, доцент. Авторская позиция татарских поэтов в осмеянии современного общества (на примере творчества Р.Хариса).

  58. Хасанова Ф.Ф. Казань, кандидат филологических наук, доцент. Посвящения чувашским поэтам в поэзии Р.Хариса.

  59. Хасанова Ф.Ф. Казань, кандидат филологических наук, доцент. “Готовые слова-образы” в современной поэзии.

  60. Хафизова З.М. Казан, 11 нче гимназия укытучысы. Р.Харисның “Хыянәт” (“Евнух”) поэмасында хис һәм тел бизәкләре.

  61. Хәйруллина А.А. Казан, 75 нче гимназия укытучысы, ТӘҺСИ аспирант, Ренат Харис һәм Мәхмүт Хәсәнов иҗатында балалар дөньясы чагылышы.

  62. Хәйрутдинова Л. Казан. Мин “Тукай мәхәббәтен ничек кабул иттем?”

  63. Хәсәнова Г.Ф. Кукмара, Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы. “Хисләремне хисләр алмаштыра...”

  64. Хәсәнова Ф.Ф. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. Ренат Харис иҗатында "солдат поэзиясе" вәкиле шагыйрь Фатих Кәрим образы.

  65. Хисамов Н.Ш. Казан, филология фәннәре докторы, профессор, ТӘҺСИ. Шагыйрьнең фикер һәм хис дөньясы.

  66. Хисматова Л.К. Казань, гимназия №19, кандидат филологических наук. Цветообозначение в творчестве Р.Хариса.

  67. Хөсәенова Гөлнира. Казан, студент. Һәр шагыйрьнең үз Тукае.

  68. Хузангай А.П. Чебоксары, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник Чувашского государственного института гуманитарных наук. «И человек возводит дом…»

  69. Шайхутдинова Г.И. Казань, кандидат педагогических наук, доцент. Проблемы передачи культурных особенностей при переводе стихотворений Р.Хариса на английский язык.

  70. Шамсутова А.А. Казань, кандидат филологических наук, доцент. Президент “Клуба татарского искусства и культуры». Веб-сайт поэта Р.Хариса в глобальной сети Интернет как информационный ресурс образования и инновационная форма пропаганды творческого наследия поэта.

  71. Шамсутова А.А. Казань, кандидат филологических наук, доцент. Концепция бесконечности бытия и неповторимости жизни в философской лирике Р.Хариса последних лет.

  72. Шамсутова А.А. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент. Р.Харис сонетларында фәлсәфи мотивлар.

  73. Шәкурова Ф.И. Казан, 52 нче гимназия укытучысы. Р.Харис – рәссам.

  74. Юсупова Н.М. Казан, филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУ. Р.Харис иҗатында интеллектуаль тенденция.

  75. Яхин Ф.З. Казан, филология фәннәре докторы, профессор. Ренат Харисның мәхәббәт шигъриятендә лирик герой.



Ренат Харис и современная татарская поэзия


Сборник материалов конференции


Материалы Всероссийской научно-практической конференции, посвященной 70-летию народного поэта Татарстана Рената Хариса (Казань, 21 апреля 2011).


п.л.

1 Хәким Сибгат. Халык язмышы – шагыйрь язмышы. Казан: Татар.кит.нәшр., 1979. 352-353 б.

1 Харис Р. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 1 т., Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 11 б.

1 Хисамов Нурмөхәммәт. Хәтер сагында. / Н.Хисамов. – Казан: Мәгариф, 2004, 436 б.

1 Хисамов Н. Хәтер сагында. Казан: Мәгариф, 2004. – 433 б.

1 Харис Р. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 4 том. Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 7 б.

1 Бу хакта кара: Галиуллин Т.Н. Әдәбият – хәтер хәзинәсе. Казан: Мәгариф. 2008. 171-189 б.

2 Харис Р. Сайланма әсәрләр 7 томда. 6 т. Казан: Татар. кит.нәшр., 2006. – 15 б.

1 Хәзерге татар шигъриятен шартлы рәвештә без өч агымга бүлеп өйрәнәбез: беренчесе — «шартлы шигъри идеологик юнәлеш», икенчесе — «шартлы шигьри фикер юнәлеше», өченчесе — «шартлы шигъри сурәт юнәлеше». Кызыксынучылар бу хакта татар әдәбияты үсешенә багышланган мәкаләләребездән укый алалар.

1 Хисамов Н.Янам, якиыртам, җылытам // Хисамов Н. Хәтер сагында.—2004.—430 б.

1 Төрле мәдәни әдәбиятларда яратып кулланыла торган бу жанр Р.Харис иҗатында фәлсәфи-метафизик лирика жанры буларак сайланган. Сүзләр монда көчле фәлсәфи мәгънәгә ия, шигырьнең юллары тезис булып яңгырый, кайбер әсәрләрендә антитезиска кадәр җиткерелә.


1 Статья поддержана Российским гуманитарным научным фондом (проект №11-14-16029 а/В)

1 Ибраһимов И.М. Киек Каз Юлында: Шигырьләр, газәлләр, поэмалар / Мөхәммәт Мирза. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 303 б. – Б.204.

2 Харисов Р.М. Фатих Кәримнең иҗади һәм фәнни батырлыгы / Ренат Харис // Татарстан, 2008.- № 12.- Б. 29-33.

3 Харисов Р.М. Ак сөлге: Шигырьләр, цикллар / Ренат Харис.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1971.- 104 б.

1Харисов Р.М. Кадрия: поэма / Ренат Харис // Кызыл таң, 2007. – 9 гыйнвар.

1 Р.Харис - автор трех сборников стихотворений для детей: «Лап-лап», «Матур өй» и “Әбәк”.

1 Программа, созданная Министерством культуры РТ, предполагала организацию выступлений певцов, артистов Татарстана в период строительства завода.

1 Р.Харис «Чор hәм җыр»// Татарстан яшьләре.-1965.-15 авг.

2 Там же.

3 Там же.

1Хәсәнова Ф.Ф. Ренат Харис шигърияте / Ф.Ф. Хәсәнова. – Казан: РИЦ «Школа», 2005.- Б. 11.

1 Хәсәнова Ф.Ф. Ренат Харис шигърияте / Ф.Ф. Хәсәнова. – Казан: РИЦ «Школа», 2005.- Б17.


1 http://kaz-g4.edusite.ru/p12aa1.html

* Прекрасно переведена Л.Григорьевой.

** Речь идет о начале Первой мировой войны. – А.Х.



tema-3-politicheskie-sistemi-sovremennogo-obshestva-uchebno-metodicheskij-kompleks-po-specialnosti-030501-yurisprudenciya.html
tema-3-ponyatie-subekti-i-obekti-vidi-i-soderzhanie-avtorskih-prav.html
tema-3-povtorenie-opitov-shema-bernulli-neposredstvennij-podschet-veroyatnostej-v-ramkah-klassicheskoj-shemi.html
tema-3-pravovie-formi-ispolzovaniya-zemel-uchebno-metodicheskij-kompleks-po-discipline-zemelnoe-pravo-g-kazan-2007-g.html
tema-3-prekrashenie-braka-programma-i-metodicheskie-ukazaniya-dlya-studentov-zaochnoj-formi-obucheniya-po-specialnosti.html
tema-3-prichini-vozniknoveniya-konfliktov-uchebno-metodicheskij-kompleks-po-specialnosti-050706-031000-pedagogika.html
  • institute.bystrickaya.ru/gonsales-galego-inostrannaya-literatura-stranica-10.html
  • letter.bystrickaya.ru/obmanutie-mirom-arhimandrit-rafail-karelin.html
  • portfolio.bystrickaya.ru/polozhenie-dlya-provedeniya-1-etapa-imunicipalnie-sorevnovaniya-lego-robotov.html
  • zanyatie.bystrickaya.ru/o-hudozhestvennom-mire-simfonicheskih-tancev-s-v-rahmaninova-chast-5.html
  • holiday.bystrickaya.ru/obem-auditornoj-nagruzki-76-uchebnih-chasov-programmi-professionalnoj-perepodgotovki-gosudarstvennih-sluzhashih.html
  • grade.bystrickaya.ru/nazvanie-str.html
  • notebook.bystrickaya.ru/instrukciya-po-rabote-s-sistemoj-dodocent.html
  • institut.bystrickaya.ru/sudi-pod-pressom-vedomosti-kornya-anastasiya-12022007-24-str-a2-gosduma-rf-monitoring-smi-10-12-fevralya-2007-g.html
  • kanikulyi.bystrickaya.ru/xiv-na-perepute-kniga-eta-napisana-po-raznim-prichinam-no-mozhet-bit-glavnim-obrazom-kak-otvet-na-voprosi.html
  • thesis.bystrickaya.ru/poyasnitelnaya-zapiska-predmet-istoriya-obshestvoznanie-vozrast-14-15-let-9-klass-prodolzhitelnost.html
  • uchit.bystrickaya.ru/tablica-3-harakteristika-gruppi-ii-v-nacionalnaya-ekonomika.html
  • uchenik.bystrickaya.ru/harakteristika-epohi-vozrozhdeniya.html
  • laboratornaya.bystrickaya.ru/raspisanie-4-kursa-osennego-semestra-2008g.html
  • school.bystrickaya.ru/lazernie-tehnologii-i-kompleksi-razrabotki.html
  • kontrolnaya.bystrickaya.ru/rabochaya-programma-disciplini-filosofiya-dlya-specialnostej-170600-ochnoj-formi-obucheniya.html
  • thesis.bystrickaya.ru/prakticheskaya-rabota-1-izuchenie-nomenklaturi-fizicheskoj-karti-mira.html
  • education.bystrickaya.ru/14-generalnij-plan-i-transport-rekomendacii-po-tehnologicheskomu-proektirovaniyu-podstancij-peremennogo-toka-s.html
  • lektsiya.bystrickaya.ru/predstavlyat-postigat-poznavat-issledovat-filosofstvovat-uchebnoe-posobie-aspirantam-moskva-2003-a-g.html
  • exchangerate.bystrickaya.ru/chto-proishodit-v-kabinete-glavnogo-uroki-i-nasledie.html
  • uchitel.bystrickaya.ru/rabochaya-programma-uchebnogo-predmeta-istoriya-obrazovatelnaya-oblast-obshestvoznanie.html
  • notebook.bystrickaya.ru/gou-cdo-distantnoe-obuchenie.html
  • knowledge.bystrickaya.ru/metodicheskie-ukazaniya-po-kursovomu-proektirovaniyu-dlya-vipolneniya-kursovoj-raboti-po-ugolovnomu-pravu-obshaya-chast-na-2011-2012-uchebnij-god-dlya-studentov-ivvo-iii-semestr.html
  • lecture.bystrickaya.ru/6-proillyustrirovat-otveti-na-voprosi-i-tablicej.html
  • bystrickaya.ru/vidi-grazhdanskogo-sudoproizvodstva.html
  • knigi.bystrickaya.ru/smert-turina-poskolku-naznachenie-kommentariev-menyaetsya-v-shirokih-predelah-v-raznih-chastyah-etoj-knigi-avtorskij.html
  • school.bystrickaya.ru/d-v-tumanov-tvorim-zolotim-perom-stranica-6.html
  • occupation.bystrickaya.ru/ministerstvo-oboroni-otchet-o-vipolnenii-rekomendacij-i-zamechanij-viskazannih-chlenami-ekpp-v-doklade.html
  • thesis.bystrickaya.ru/predposilki-formirovaniya-kulturi-drevnego-vostoka-uchebnoe-posobie-tomsk-2003.html
  • university.bystrickaya.ru/gordie-chistokrovki-i-prostie-trudyagi.html
  • upbringing.bystrickaya.ru/m-e-t-o-d-i-k-arascheta-realnoj-stoimosti-dolgovih-obyazatelstv-1-gazeta-osnovana-v-noyabre-2007-goda-administraciya.html
  • shkola.bystrickaya.ru/mehanizmi-realizacii-putej-gibeli-kletki.html
  • znaniya.bystrickaya.ru/razdel-ii-istoriya-psihologii-uchebno-metodicheskij-kompleks-disciplini-psihologiya-dlya-specialnosti-050401-65.html
  • desk.bystrickaya.ru/otricanie-kniga-avtomobil-pomidor.html
  • report.bystrickaya.ru/iskusstvo-byulleten-novih-postuplenij-2007.html
  • literatura.bystrickaya.ru/rezultati-analiza-viyavlennih-konkurentnih-preimushestv-programma-po-razvitiyu-rossijsko-indijskogo-torgovo-ekonomicheskogo.html
  • © bystrickaya.ru
    Мобильный рефератник - для мобильных людей.